Отдел культуры
г. Октябрьский Республики Башкортостан

Отдел культуры администрации городского округа город Октябрьский Республики Башкортостан

Башҡортостан Республикаһы Октябрьский ҡалаһы ҡала округы хакимиәте

мәҙәниәт бyлеге

Чит кайгы булмый ул…
4.09.2019.

3 сентябрь – Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне

2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗига хәтердә иң куркыныч һәм дәһшәтле көннәрнең берсе булып уелып калды. Бу көннәрдә бар дөнья Осетия халкы белән бергә кайгы-хәсрәт утында янды. Сабыйларның үлеменнән дә куркыныч фаҗига юк, бу афәттә 300дән артык кеше вафат булды, аларның 186-сы — балалар. Алар күмелгән зиратны Бесланда «Фәрештәләр шәһәрчеге» дип йөртәләр… 

3 сентябрьдә Октябрьскийда Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар үтте. Төрекмәннең «Нур» клубында «Без террорга каршы!» исеме астында митинг оештырылды. Ул кешеләргә тагын бер тапкыр иң куркыныч афәтләрнең берсе турында искәртүне күз уңында тотты. Якташлар «Хәтер шәме» Бөтенрусия чарасына да кушылды. Алар балалар уенчыклары, мәктәп әсбаплары һәм сулы шешәләр (ике тәүлек буена террорчылар әсирлегендә булган кешеләр сусызлыктан аеруча иза чиккән) ясалган үзенчәлекле һәйкәлгә чәчәкләр салды…

Балаларыбызны афәтләрдән саклау өчен һәрберебездән даими уяулык һәм җаваплылык таләп ителә. Явызлык гамәлләре хакында онытмаска, яшь буын арасында аңлату, кисәтү эше алып барырга тиешбез. Митинглар, хәтер чаралары нәкъ шул максатлардан чыгып оештырыла. Алар бердәмлеккә чакыра, явызлыкка каршы торырга өнди…